Кичә Бөгелмәнең "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары 5нче сыйныф укучылары арасында "Балалар күзлегеннән коррупция" рәсем конкурсы уздырды.
Конкурсны оештыручылар укучыларны җәмгыятьтә булган коррупция проблемасына җәлеп итәргә, аларның социаль активлыгын арттырырга тырышты.
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.