Кукмараның тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен экскурсия оештырылды

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен социаль педагог "Зилант" спорт мәктәбенә экскурсия оештырды. 

Балалар бик теләп тренерлар белән аралашты, кызыксындырган сорауларын бирде. Моннан тыш, укучылар тренажерлар залында шөгельләнеп алды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International