Үткән атнада Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсе кимеп, 0,02%ны тәшкил итә. Шулай итеп, 19нчы гыйнвар көненә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15964 эшсез теркәлгән булса, 23615 вакансия ачык дип белдерелгән. Атна барышында эш бирүчеләр 1939 эш урыны тәкъдим иткән.
Узган хисап атнасында барлыгы 222 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 192 татарстанлы үз теләге белән эштән киткән булса, 47 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.