13нче гыйнвардан алып, 19ына кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитештерү өлкәсендә – 28 кеше. Шулай ук күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә - 28 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә: төзелеш өлкәсендә – 14 кеше, транспорт һәм элемтә – 16, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 11, финанс эшчәнлек – 6, мәгариф – 20, сәламәтлек саклау – 16, хәрби иминлекне тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе – 5, авыл хуҗалыгы – 12, файдалы казылмалар чыгару – 6, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 6, газ, су, электр энергиясе җитештерү һәм бүлү – 2.