Кичә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 14нче санлы Татар гимназиясенең 7нче сыйныф укучылары белән “Һөнәрләр марафоны” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.
Беренче эш итеп балаларга экспресс-сораштыру узарга тәкъдим иттеләр. Үзәк белгечләре билгеләвенчә, балалар күпчелек очракта юрист, җитәкче һөнәрләренә өстенлек бирә, табиб, укытучы балалар арасында аз кызыксыну уята, ә менә эшче белгечлекләре буенча белүче юк диярлек.
Биредә балаларны шулай ук хезмәт базарындагы торыш белән таныштырдылар, эш урыннары хакында мәгълүмат җиткерделәр.
Чара ахырында балаларга һөнәрләр буенча белешмәлекләр тараттылар