Татарстан Республикасында "Безнең кадерле ветеран" проекты гамәлгә ашырыла

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Иртәгә "Безнең кадерле ветеран" проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Азнакай, Җәлил  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында булып кайтачак. 

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт Комитеты Рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасының Советы Рәисе Хәбир Иштирәков, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Светлана Гиниатуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, Азнакай һәм Сарман районнары башкарма комитет вәкилләре катнашачак. 

Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" проекты "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчелегендә 2014 елның апреленнән гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның максаты Бөек Ватан сугышы ветераннарының стационарларда тормышын яхшыртудан гыйбарәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International