Күпбалалы гаиләләр белән янгынга каршы профилактик эшчәнлек дәвам итә

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында республика киңәшмәсе уздырды. Очрашуның төп темасы булып социаль куркыныч хәлдә калган гражданнар белән эшләүнең нәтиҗәлелеге торды. 

Президенты указы нигезендә, Татарстан буенча күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик эш алып барыла. Чарага социаль хезмәткәрләр, полиция хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре җәлеп ителде. 

Бүгенге көндә белгечләр профилактик эшчәнлек үткәрү максаты белән 4422 күп балалы гаиләләрдә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International