Биектауның "Өмет" үзәге белгечләре янгын куркынычсызлыгы буенча эшчәнлеген дәвам итә

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Биетауның "Өмет" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр янында булып кайтты. 

Мондый чараларның төп максаты гаиләләрнең янгынга каршы халәтен өйрәнү һәм тикшерүдән гыйбарәт. Очрашу барышында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уза. 

Әйтергә кирәк, мондый чаралар һәрдаим үткәрелеп тора.  Әйтик, яңа ел каникуллары чорында белгечләр 38 гаиләдә булып, алар белән янгынга каршы профилактика чаралары оештырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International