Арчаның тернәкләндерү үзәгендә тантаналы чара узды

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Чыршы белән саубуллашу" дип исемләнгән тантаналы чара узды. Әкият геройлары белән чыршы тирәли уеннар уйнау, җырлар җырлау һәм шигырьләр сөйләү балаларда бәйрәм рухы уятты. 

Чарада "Энҗе бөртекләре" Республика конкурсының "Романтик энҗе бөртеге" приз иясе Гүзәл Абдуллина да катнашты. Ул конкурстан калган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Киңәшләр бирде. 

Белгечләр фикеренчә, мондый очрашулар балаларга үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышанырга ярдәм итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International