Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социальяклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш сәфәре белән Сарман районында булып кайтты.
Ул Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең эшчәнлеге белән танышты, социаль хезмәт алучы өлкәннәр белән очрашты, алга таба эш оештыру буенча үзенең тәкъдимнәрен кертте, бурычлар билгеләде.