Түбән Каманың "Веста" үзәгендә Яңа ел кичәсе узды

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысыз калуны кисәтү буенча Республика программасы кысаларында “Урман чибәре белән саубуллашу” дип исемләнгән чара үткәрде.

Үзәкнең социаль педагогы Елена Нуруллина билгеләп үткәнчә, чараның максаты балаларның белем дәрәҗәсен арттыру, аларның ял вакытын көйләүдән гыйбарәт.

Очрашу чыршы янында башланып китте. Анда балалар Иске Яңа елның тарихы белән танышты. Аннан соң рәхәтләнеп чанада шуды. Ахырда балаларга кечкенә генә бәйрәм сувенирлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International