21 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узачак.
Биредә түбәндәге белгечлекләр буенча вакант урыннар тәкъдим ителәчәк: атучы, аппаратчы, слесарь-ремонтчы, электромонтер, урам себерүче, каравылчы, сатулар буенча менеджер, фрезеровщик, шлифовщик һәм башкалар.
Ярминкәдә оешмаларның кадрлар бүлеге вәкилләре белән очрашырга, алар тәкъдим иткән вакансияләр турында тулы мәгълүмәт алырга мөмкинлек булачак.
Чара Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 47 йорт, 43/20 адресы буенча узачак.
Башлана сәгать 9:00.