13нче гыйнвардан алып 15нче гыйнварга кадәр РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә VII Гайдар форумы уза. Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Бу елгы форумда Россия һәм дөнья икътисадының киләчәге турында фикер алышынды. Шулай ук социаль мәсьәләләргә багышланган сораулар да күтәрелде.
Хисап палатасы җитәкчесе Татьяна Голикова үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, РФ хөкүмәте социаль якланмаган катлауга ярдәм күрсәтү буенча чаралар күрергә тиеш. “Моны игътибарсыз калдырырга мөмкин түгел. Югыйсә, безгә аннан соң әлеге проблеманы төзәтү өчен ресурслар сарыф итәргә туры киләчәк”,– дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, Татьяна Голикова бюджет акчалары буенча да фикерен белдерде. “Бюджетта социаль йөкләмәләргә нәрсә салынган, барысы да үтәләчәк. Хәзерге вакытта булган хөкүмәт карарлары бюджет кыскартылуны дәлилләми”, – дип белдерде Хисап палатасы Башлыгы.
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев икътисади авырлыкларның иң начар нәтиҗәсе – кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе кимү дип атады. Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, хакимият икътисад үсешен арттыру һәм тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча чаралар алып барылачак.