Күпләп һәм азлап сату тармагыннан 87 кеше эшсез дип танылган

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2015 елның 30нчы декабреннән алып 2016нчы елның 12 гыйнварына кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә – 87 кеше, шулай ук эшкәртеп җитештерү өлкәсендә –84 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә: төзелеш өлкәсендә – 51 кеше, транспорт һәм элемтә – 29, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 29, финанс эшчәнлек – 25, мәгариф – 20, күчемсез милек белән операцияләр – 20, сәламәтлек саклау – 11, хәрби иминлекне тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе – 4, авыл хуҗалыгы – 3, файдалы казылмалар чыгару – 5, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 8, газ, су, электр энергиясе җитештерү һәм бүлү – 4.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International