Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,01 процент пунктына артты

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә эшсез гражданнар саны республикада 16462 кешене тәшкил итә, бу узган атнага караганда 118 кешегә күбрәк. Алдагы хисап чоры белән чагыштырганда эшсезлек дәрәҗәсе 0,8%ны тәшкил итә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре 24018 вакансиягә ихтыяҗ белдергән. Бу атнада гына эш бирүчеләр 1043 вакантлы урын тәкъдим иткән.

Барлыгы хисап атнасында эшсез дип 489 кеше танылган. Шуларның 235е эш урыныннан үз теләкләре белән киткән булса, 80е оешма бетү яки кыскартылу сәбәпле эшен калдырырга мәҗбүр булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International