Кичә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Иске Яңа елга багышланган чара узды.
Бәйрәм сәламләү шигырьләре белән башланып китте. Соңыннан балалар яңа ел уенчыкларын "тылсымлы чемодан"га яшереп, киләсе елга кадәр алып куйды.
Татнананың ахырында малайлар һәм кызлар аппликация рәвешендә яңа ел шарларын ясады һәм үзләренең күңел түрендәге теләкләрен теләде.