Кичә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Үз гаҗитеңне чыгар" дип исемләнгән иҗади чара узды. Әлеге чара Россия Матбугат көне кысаларында үткәрелде.
Приют тәрбиячесе Анжелика Пушкова карамактагы балаларга Россиядә матбугат оешуның чыганагы хакында сөйләде. Анна соң балалар көчләрен үз гәҗитләрен чыгаруда сынап карады. Әлеге биремгә балалар җаваплы алынды. Алар төп вакыйгаларны яктыртты, приют тормышындагы яңалыклар белән уртаклашты.
Чара йомгаклары буенча балалар бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүматлар туплады һәм бүләкләр алды.