Бүген Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Иске Яңа елга багышланган юмаристик-уен чарасы узды.
Чара риваять укудан башланып китте. Үзәк карамагындагылар бик теләп конкурсларда катнашты. Әлеге бәйрәм барышында биредәгеләр Розалия Абузарованы туган көне белән дә котлады. Розалия үз чиратында баянда уйнап, татар халык җырын башкарды.
Чыршы тирәли әйләнеп өлкәннәр көне буена җитәрлек энергия һәм яхшы кәеф туплады.