Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре янгынга каршы рейдлар үткәрә

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чара үткәрде. 

Үзәк хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, салкыннарда төрле җайланмалар һәм җылыту приборлары куллану аркасында янгыннар саны арта. 

Мондый хәлләрне булдырмас өчен Түбән Кама районында янгынга каршы профилактика чаралары үткәрүче төркем булдырылды. Инструктаж гына үткәреп калмыйча, әлеге төркем мәгълүмати буклетлар тараттты, электр җайланмаларын, аларны кулланылышны тикшерде.

Әйтергә кирәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен контрольдә тоту эшчәнлеге яңа ел каникуллары вакытында да алып барылды. Шулай итеп, үзәк белгечләре тарафыннан 150 дән артык  аңлату әңгәмәләре үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International