Алабуганың интернат-йортында яшәүчеләр хәйрия концертында катнашты

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүчеләр хәйрия концертында катнашты.

Оештырылган чара Танайка авылы, Алабуга шәһәре, Казан шәһәре иҗат коллективларын һәм авторлары-башкаручыларын берләштерде. 

Концерт барышында "Фиеста" һәм "Каскад" бию коллективлары, "Элегия" вокаль ансамбле, В. Виноградов, В. Кузнецов, Д. Пензин чыгыш ясады.

Интернат-йорт белгечләре билгеләвенчә, бу кичә карамактагылар өчен истәлекле булды. Чөнки өлкән кешеләр һәрвакыт яхшы мөнәсәбәткә, аралашуга мохтаҗ. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International