Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шәһәр халкына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртте.
Янгынны булдырмас өчен төп кагыйдәләре үтәргә киңәш итте: ватык мич һәм башка җылылык, газ приборларын кулланмаска, ягылган мичне караучысыз калдырмаска, аларны карауны балаларга йөкләмәскә, таләпләргә туры килмәгән электр җиһазларын урнаштырмаска һ.б. Янгын чыккан очракта телефон аша 101, кәрәзле элемтә аша 112 номерына шалтыратырга.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, үзәк белгечләре карамактагы гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча актив профилактик эш алып бара. һәрдаим әңгәмәләр оештырыла, белешмәлекләр таратыла.