Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче очрашу оештырды

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Азнакай муниципаль районында һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлек башланып китте.

Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф идарәсе, информацион-методик узәк, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы җитәкчеләре тарафыннан уздырылачак профориентацион чараларның планы төзелде.

Шуларның берсе булып чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән индивидуаль эш башкару тора. Мондый очрашулар уздыруның максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларында нигезле профессиональ планнар формалаштыру, алдагы уку-белем алу процессында, һөнәр сайлауда профориентацион ярдәм күрсәтү.

Бүген Азнакай шәһәренең 2 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә беренче очрашу булып узды. Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгечләре укучыларны һәм аларның әти-әниләрен район һәм шәһәрдәге актуаль һөнәрләр белән таныштырды. Мәгариф идарәсе белгечләре һәм мәктәп укытучылары тарафыннан укучыларның төрле фәннәрдән өлгереш нәтиҗәләренә анализ ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International