Алабуганың интернат-йорт карамагындагылар Раштуаны билгеләп үтте

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән Раштуаны билгеләп үтте. Бәйрәм "Аксиос" яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылды. 

Чара барышында раштуа җырлары, шигырьләр, әкиятләр һәм табышмаклар яңгырады. Чараны оештыручылар әкияти тамаша да әзерләгән иде.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый бәйрәмнәр йолаларны онытмаска, гореф-гадәтләрне сакларга булыша. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International