Бөгелмәнең "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр Яңа ел бүләкләре алды

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

Яңа ел уңаеннан Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне бүләкләргә күмделәр. 

ТР Дәүләт Советы депутаты,  ААҖ "Татэнергосбыт" директоры Рифнур Сулеймановның бәйрәмнәр алдыннан кунакка килүе күркәм традициягә әверелде. Балалар алдан ук алар өчен шигырьләр һәм җырлар әзерләп куйган иде. 

Моннан тыш, эре оешмалар балаларга өстәл уеннары, конструктор, йомшак уенчыклар бүләк итте. 

Белгечләр һәм приют карамагындагы балалар могҗиза булдырырга ярдәм иткән һәр кешегә чын күңелдән чиксез рәхмәтләрен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International