Кышкы бәйрәмнәр чорында Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа елга багышланган кызыклы чаралар узды.
Яшьләр Сарае иҗат коллективы, Бөгелмәнең 7нче санлы гимназиясе һәм 2нче санлы лицей укучылары приютта тәрбияләнүчеләрне күңелле җыр-биюләр, кызыклы концерт номерлары белән сөендерде. Шулай ук укучылар өстәл уеннары, китаплар, канцелярия товарларын бүләк итеп калдырды.
Каникуллар барышында балалар шулай ук интерактив, иҗади уеннарда катнашты.
Бөгелмәнең "Нурия" хатын-кызлар мөселман клубы хәйрия акциясе оештырды. Әлеге акция тематик уеннар, лаборатор фәнни экспериментларны үз эченә алды. Очрашу ахырында балаларга шәһәр прокуратурасы әзерләгән бүләкләр тапшырылды.