Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр куркынычсызлык дәресләрен үзләштерә

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы каникуллар вакытында Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар белән куркынычсызлык дәресләре үткәрделәр. 

Әлеге дәрес барышында балалар хокук белгече Б. Алишева белән бергә мәгълүмати-аналитик порталында террорчылыкка каршы урнаштырылган видеоматериаллар карады. Аннан соң белгечнең сорауларына җавап бирде. 

Очрашу барышында күңелсез вакыйгаларны булдырмаска юнәлтелгән төп кагыйдәләр искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International