Балтачның "Наз" үзәгендә спорт бәйгесе узды

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Күмәк уеннарга өндәү һәм аралашу максаты белән Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Чыршы янында" дип исемләнгән спорт чарасы оештырды. 

"Волонтер" үзәге активистлары Кыш Бабай һәм Кар Кызы киеменнән  балигъ булмаганнар өчен спорт эстафетасы оештырды.

Чара барышында балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнады, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Һәр катнашучыга бәйрәм призлары һәм бүләкләре тапшырылды.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда сәламәт яшәү рәвешен тәрбияли, гаилә кыйммәтләрен ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International