Бөгелмәнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Овация" театр студясе белән берлектә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен Яңа ел чарасы оештырды.
Әлеге бәйрәмне оештыруда төрле әкият геройлары катнашты. Бәйрәм барышында балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләде һәм яңа ел бүләкләре алды.