Балтач районында ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе
Карелино авылында тормыш итүче Гөлсем Сабирҗан кызы Йосыповага 90 яшь тулды. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карелино авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин һәм "Шәмәрдән нефтепродукт" филиалының профсоюз комитеты председателе Раил Мухаметсабиров юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Балтач муниципаль район башлыгы Президент В.В. Путин котлау открыткасын, соңгы эш урынынан һәм авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International