Бүген Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Халыкара "рәхмәт" көненә багышланган чара оештырдылар.
Чара "рәхмәт" сүзе турындагы гыйбрәтле хикәя белән башланып китте. Шулай ук биредә "рәхмәт" сүзенең төрле телләрдә ничек яңгыравы турында да искә төшерделәр.