Түбән Каманың "Балкыш" приютында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үтте. Балалар кышкы каникул чорында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде. 

Балаларга чыңгы, чана, тимераяк белән сак кулланырга кирәкләге турында аңлаттылар,  юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен билгеләп үттеләр. 

Моннан тыш, балаларга янгын куркынычсызлыгы һәм электр приборлары белән сак эш итү кагыйдәләрен искәрттеләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International