Шушы көннәрдә Зәй «Шатлык» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә исәптә торучы сабыйлар өчен Раштуа бәйрәме уздырылды.
Традициягә әверелгән әлеге бәйрәм быел да бик күңелле узды. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, Яңа ел турында җырлар җырлады.
Кыш бабай һәм әкияти геройлар балаларга әшмәкәр Фәргать Хайруллин әзерләгән күчтәнәч һәм тәм-томнар таратты.
Раштуа бәйрәме һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.