Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Раштуа бүләкләре күргәзмәсе узды.
Балалар үз куллары белән ясалган төрле кул эшләнмәләре тәкъдим итте. Көтеп алынган бәйрәмдә алар үз эшләрен дусларына һәм приют хезмәткәрләренә бүләк итте.
Тәрбияче Анжелика Пушкова билгеләп үткәнчә, балалар Яңа елны да Раштуаны да түземсезлек белән көтеп ала.