Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар

2016 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Каманың полиция хезмәткәрләре "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты карамагындагылар өчен бәйрәм оештырды. 

Биредә Микки Маус һәм маймыл балаларның күңелен ачты. Алар  рәхәтләнеп уйнады, җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде. 

Рәхмәт йөзеннән балалар полиция хезмәткәрләренә үзләре ясаган рәсемнәрне бүләк итте. Аларга сәламәтлек, уңышлар теләде. 

Бу чара бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International