Алабуганың интернат-йортында яшәүчеләр балалар йортында булып кайтты

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Республика проекты кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр,  "Алтын яшь" отряды активистлары белән берлектә Алабуганың балалар йортында булып кайтты. 

Уңайлы залда балалар һәм өлкәннәр курчак театры карады, аннары табышмакларга җавап эзләде, төрле уеннарда, конкурсларда катнашты.

Барлык катнашучыларга  бәйрәм алды бүләкләре тапшырылды. Өлкәннәр балаларга үз куллары белән бәйләгән оекбаш, бияләйләр бүләк итте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International