Алабуганың интернат-йортында Яңа елны каршы алдылар

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Исәнме, Яңа ел!" бәйрәм программасы узды. Әлеге бәйрәмдә психоневрологик интернат карамагындагылар катнашты. 

Күп кенә конкурслар һәм уеннар ел символы - Маймылга багышланган иде. Биредә шулай ук Кыш Бабай һәм кар Кызы командалары арасында ярышлар үткәрелде. 

Һәр команда лаеклы чыгыш ясап, үзенең сәләтен, осталыгын күрсәтте. 

Һәр бәйрәм кунагына татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International