Минтимер Шәймиев Әсгать Галимҗанов турында: «Безнең арада шундый кеше яшәгән булуы белән горурланабыз»

2016 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстанның легендар хәйриячесе Әсгать ага Галимҗанов белән хушлаштылар. Ул 3 гыйнварда 80 нче яшендә вафат булган. Хушлашу чарасы ТР буенча ЭЭМның Мәдәният үзәге залында уздырылды.

Әсгать Галимҗановны соңгы юлга озатырга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләре вәкилләре килгән иде.

Матәм чарасын ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алып барды. Ул митингны ачып, мәрхүмнең туганнарына һәм якыннарына, легендар хәйрияче белән хушлашырга килүчеләрнең барысына да кайгы уртаклашу сүзләре белдерде. “Әсгать Галимҗанов ачык һәм искитмәле кеше иде. Ул гомере буе, үзенә берни сорамыйча, кешеләргә ярдәм итте”, - дип билгеләп үтте министр. Ул легендар хәйрияче биографиясенең төп фактларын искәртте.

Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1936 елның 2 мартында ТАССРның Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Ә.Г.Галимҗанов сигезьеллык белеме алуы турында аттестат алгач, колхозда эшли башлаган. Аннары 4 ел армиядә хезмәт иткән. Милиционер, автокран йөртүче һәм колхоз базарында олаучы булып эшләгән, азык-төлек калдыкларын үз хуҗалыгында терлекләргә азык буларак кулланган. Башта Казанның 1 нче интернат–йортында тәрбияләнүче балаларга кәнфитләр, уенчыклар һәм бүләкләр сатып алган. Еллар узгач, Ә.Галимҗановның хәйриячелек эшчәнлеге киңәеп, аны республикадагы балалар йортларындагы сабыйлардан кала, читтә дә – Башкортстан, Чувашия һәм башка күрше төбәкләрдә дә беләләр. Шулай ук Чернобыль афәте, Армениядә җир тетрәү, Грузияда кар ташкыны, “Курск” су асты көймәсе бату, Көньяк Осетиядә хәрби чуалышлар кебек фаҗигаләрне кичергән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән. Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге югары дәүләт бүләкләре - "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнары, Л.Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медале белән бүләкләнде, "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы әгъзасы иде. 2007 ел ахырында Мәскәүдә аңа Андрей Первозванныйның «За Веру и Верность» халыкара премиясе тапшырылды. Әсгать Галимҗанов хәйриячелек эшчәнлеге елларында балалар йортларына 80 гә якын автомобиль (автобуслары гына да - 75) бүләк иткән. Казан үзәгендәге Хәйрияче һәйкәленең үрнәге нәкъ менә ул булды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев матәм митингында Әсгать Галимҗановны, изге кеше һәм тормышын игелек кылуга багышлаган шәхес, дип атады.

Бу яшь буынга үрнәк итеп күрсәтерлек образ, ә легендар хәйрияче исемен мәңгеләштерергә кирәклеген ассызыклады. Татарстанның беренче Президенты фикеренчә, Галимҗанов – уникаль шәхес, бер генә әдәби әсәрдә дә аның образына тиңнәр юк. “Әсгать Галимҗановның тормыш юлы – ул бер кеше калдырган шундый мирас, байлык! Әмма ул бу хакта уйламаган, күңеле кушканча эшләгән дә эшләгән”, - дип билгеләп үтте Шәймиев.

“Безнең арада шундый кеше яшәгән булуы белән горурланабыз”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Әсгать Галимҗановның җәсәде бүген Казанның Яңа Татар зиратында җир куенына иңдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International