Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать ага Галимҗанов 80нче яшендә бүген якты дөнья белән хушлашты.
Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1936 елның 2 мартында ТАССРның Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Казанның колхоз базарында олаучы булып эшләп, үзенең абзарында терлек асрап (үгезләр саны 300 башка кадәр җиткәне булган), замандашыбыз аларны саткан акчага илебез, шул исәптән республикабыз балалар йортларына, балаларны тернәкләндерү үзәкләренә, картлар йортларына төрлечә матди ярдәм итеп торды, җиңел машина, 75 пассажир автобусы бүләк итте.
Казан үзәгендәге Хәйрияче һәйкәленең үрнәге нәкъ менә ул булды. Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге югары дәүләт бүләкләре - "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнары, Л.Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медале белән бүләкләнде, "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы әгъзасы иде.