Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәткәрләре ата-аналар өчен очрашу оештырдылар

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

"Өйгә юл" проекты кысаларында Түбән Каманың  "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Гөлшат Йосыпова ата-аналар белән Пермь тәрбия колониясендә булып кайтты. 

Ата-аналар балалар өчен театральләштерелгән яңа ел тамашасы әзерләде. Төп геройлар булып Кыш Бабай, Кар кызы, Убырлы карчык чыгыш ясады. Егетләр һәм кызлар күңел ачу уеннарында катнашты, тәм-томнар белән сыйланды. 

Яшүсмерләр якыннары белән мондый очрашуга бик сөенде. Алар үзләренең уңышлары турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International