Шушы көннәрдә Алабуганың мәктәп укучыларына комплекслы хезмәтләр буенча чараларында катнашуы турында сертификатлар тапшырылды.
Әлеге чаралар "Татарстан Республикасында 2014 – 2020 елларда халыкны социаль тәэмин итү" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылды.
Һөнәри тест нәтиҗәләре буенча 8нче сыйныф укучыларыннан төркемнәр оештырылды. 4 ай барышында алар эшче һөнәрләрнең асылы белән танышты.
Уку курсы теоретик һәм практик эшләрне үз эченә алган иде. Моннан тыш, укучыларга мастер-класслар да тәкъдим ителде.