Азлап һәм күпләп сату өлкәсендә 160 кеше эшсез калган

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

23-29 декабрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 160 кеше, шулай ук эшкәртү җитештерү өлкәсендә - 152 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү – 47, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 59, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 59, энергетика тармагыннан – 15, коммуналь хезмәтләрдән – 51, сәламәтлекне саклаудан – 33, төзелештән – 58, авыл хуҗалыгыннан – 32, дәүләт хезмәтеннән – 26, финанс эшчәнлегеннән – 53, кунакханә бизнесыннан – 20, файдалы казылмалар табудан – 15 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International