Бөгелмәнең "Возрождение" үзәге карамагындагылар Яңа ел могъҗизасына ышана

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Кичә Бөгелмәнең "Возрождение"  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре "Мамонтенок" волонтерлар хәрәкәте белән берлектә яңа ел бәйрәме уздырды. 

Балаларга театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр, аннан соң һәр бала көтелгән бүләген алды. Яңа ел сюрпризларын оештыручылар балаларның теләкләрен исәпкә алып әзерләде, чөнки алар алдан ук Кыш Бабайга хат язып салган иде. 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, балалар бәйрәм могҗизасына һәм теләкләр үтәлүенә ышанырга тиеш. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International