Министрлык инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары һәм дәвалауга юлламалары белән тәэмин итү буенча вәкаләтләрен Социаль иминият фондына тапшыра

2015 елның 29 декабре, сишәмбе
2016 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән шул исәптән теш һәм протез-ортопедик әйберләре, шифаханә-курорт дәвалану өчен юлламалар белән тәэмин ителешне Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә тапшыра. Документлар Социаль иминият фондына гариза язучыларның чираты саклану белән күчереләчәк.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International