Алабуганың интернат-йортында янгынга каршы күнекмәләр үтте

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм биредә яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте.

Куелган күнегү нигезендә янгын сигнализациясе кушылды, беренче каттагы бүлмәләрнең берсендә янгын чыкты. Хезмәткәрләр барлык кешеләрне эвакуацияләп, янгынны сүндерегә кереште.

Дәрес янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы, эчке хезмәт майоры А. Трошина күзәтчелеге астында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International