Теләче районының үзәк район хастаханәсе базасында "Родник" социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагог-психологы Гөлшат Зиннәтова булачак әниләр белән чираттагы дәресен үткәрде.
Әлеге программаның максаты – йөкле хатын-кызларны социаль-психологик озата бару.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр сәламәт һәм көтелгән балалар тәрибяләргә уңайлы шартлар булдыра.