Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөмкинлекләре чикле балаларга һәм аларның әти-әниләренә "Кышкы әкият" Яңа ел тамашасын күрсәтте.
Балалар Кар кызы һәм башка персонажлар белән күңел ачты, Кыш Бабайга шигырьләр, җырлар башкарды, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады.
Ахырда, әкият персонажлары кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, балаларга йомшак уенчыклар тапшырды.