Балтач районында иң яхшы хәйриячеләрне билгеләделәр

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Балтач районында инвалидлар декадасының йомгагы булып "Ел хәйриячесе – 2015" чарасы торды. Ул шушы көннәрдә Балтач мәдәният үзәгендә узды.

Биредә оешма һәм учреждение җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, шәхси эшмәкәрләрне мөмкинлекләре чикле кешеләр ясаган әйберләрдән сату-күргәзмәсе каршы алды. Консультантлар ролендә "Волонтер" үзәге активистлары чыгыш ясады.

Шулай ук биредә хәйриячеләр бүләкләнде. Чара ахырында кунакларга концерт номерлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International