Югары Осланның интернат-йортында Эстония җырчылары чыгыш ясады

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

“Дуслар дөньясы” иҗтимагый оешмасы Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Кунаклар интернат-йортта яшәүчеләргә концерт программасын тәкъдим итте. Биредә яшәүчеләр концерт белән хозурланды, артистларга кушылып җырлады.

Оешма җитәкчесе Александр Дар кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә шатлык, елмаюлар бүләк итү үзе рәхәт, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International