Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр янынада булып кайтты.
Әлеге чара "Минем олимпиада" социаль проектын тормышка ашыру дәвамы булып тора.
Медицина хезмәткәрләре берничә гаиләдә булып, анда балалар белән спорт-сәламәтләндерү уеннарын уйнады. Шулай ук ата-аналар белән инвалид балаларны тернәкләндерү мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үтте.
Әти-әниләр чын күңелдән тернәкләндерү үзәге белгечләренә игътибары, күчтәнәчләр һәм файдалы дәресләре өчен рәхмәт белдерде.