Чирмешәннең интернат-йортында инвалидлар декадасына багышланган чаралар узды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы кысаларында берничә чара үтте.

Чараларны оештыруда һәм үткәрүдә интернат-йорт белгечләре генә түгел, Чирмешәннең 2нче санлы мәктәбе укучылары, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Мәдәният йорты артистлары, Валентина Кандрова исемендәге ветераннар хоры, кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм башка битараф булмаганнар катнашты.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре атаклы рус шагыйре Сергей Есенин иҗатына багышланган әдәби кичә оештырырга ярдәм итте.

Интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәм бүләк итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International